Азнакай районы Илбәк авылында да халыкны куандырып, яңа кибет ачтылар һәм чишмәне төзекләндерделәр. Бу хакта «Маяк» сайтында Ландыш Габитова хәбәр ителә.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган «Авыл кибете» программасы кысаларында төзелгән. Биредә Илбәк халкы өчен көндәлектә тормышка бар кирәк-яраклар да бар, кирәк әйбергә заказ ясау мөмкинлеге дә бар.
Сөенечле вакыйгага Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галиева, Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Мансур Хәйретдинов, Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәфис Әхмәтов да килде.
Илбәк халкын көтеп алынган шатлыклы тантана белән тәбрикләүләрдән соң 70 яшен тутырган автокибет сатучысы Флюра Шәйхлисламованы, кибетне төзүче һәм «Куаклы кое» чишмәсен төзекләндерүче подряд оешмасы җитәкчесе Рамил Хәлиуллинны, монтажчы Константин Янинны бүләкләделәр. Авыл мәчетеннән Гөлүс хәзрәт фатиха сүрәсен укыды
Тасманы чишкәннән соң җитәкчелек һәм килгән кунаклар кибет эчен карап чыкты, барлык уңайлыклар – кайнар су, санузел, кондиционер булдырылганын күрделәр. Концерт номерлары белән үрелеп барган ачылыштан соң авыл җирлеге башлыгы Роза Галимҗанова көче белән төзекләндерелгән ямьле «Куаклы кое» чишмәнең суын татыдылар. Хәзер инде килгән һәркемгә челтерәп аккан шифалы чишмә суын алу уңайлы, рәхәт.
Видео авторы: Ландыш Габитова/https://aznakaevo-rt.ru/
Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует:
С начала года 86 тысяч работающих мам в Москве и Московской области получили пособие по беременности и родам
С августа были повышены страховые пенсии более миллиона работающих пенсионеров Москвы и Московской области
Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует:
Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве
Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует:
2,5 млн жителей Москвы и Московской области получили пособия по временной нетрудоспособности с начала 2024 года
Ранняя версия Summon and Merge 2 доступна в Google Play 1 страны
THQ Nordic анонсировал Wreckfest 2 на PC и консоли
Former GTA dev says 'it's time for a revolution' where 'animation is more AI-driven and physics-driven' than done by hand
Meta's Mark Zuckerberg chews AI cud with Nvidia's Jen-Hsun Huang, talking about delicious cows, slicing tomatoes, and old Chinese guys drinking whiskey