Нурлатта яшәүче хатын-кызның ике улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә
Татарстанның Нурлат районы Урта Чаллы авылында яшәүче Суфия Мөхәммәтованың ике улы – Альберт һәм Ренат - махсус хәрби операциядә катнаша. Ул ире белән бергә өч малай үстергән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Олысы Ренатка – 49, игезәкләр Альберт һәм Айратка – 45 яшь. Аларның өчесе дә армиядә хезмәт иткән, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Суфия Галиулла кызы һәркайсы өчен борчылган, өйгә кайтуларын түземсезлек белән көткән. Ул бүген дә шундый хис-кичерешләр белән яши – Альберт һәм Ренат махсус хәрби операциядә катнаша.
«Альбертның мобилизация буенча китүенә ике ел була инде. Ул, повестка алгач, озак уйлап тормыйча китәргә карар кылды. Мин бик борчылдым, озак вакыт үземә урын таба алмадым. Аннары тынычландым. Чөнки алдан юрап башка бәла китерерсең, диләр бит. Күз яшьләре белән берни дә үзгәртә алмыйсың, - дип сөйләде хәрбиләрнең әнисе. – Ә олы улым Ренат әле бер ай элек кенә контракт төзеде. Башта берни дә әйтмәде, бары тик китәр алдыннан гына Альберт янына барам диде».
Хәзерге вакытта Альберт һәм Ренат Мөхәммәтовлар бер частьтә хезмәт итә. Аралары ерак түгел, еш күрешәләр. Альберт – батальон командиры, Нурлат районыннан күп кенә хәрбиләр аның кул астында хезмәт итә.
«Альбертның батальон командиры булуын «Дружба» газетасыннан гына белдем. Аның хәрби кушаматы – Артист, чөнки Кыргызстанда яшәгәндә музыка мәктәбенә йөрде. Сәхнәне ярата, гитарада уйный, җырлар яза. Аның турында яхшы хәбәрләр генә ишетәм, шуңа күрә җаным тыныч», - дип искәртте Суфия Мөхәммәтова.
Шушы көннәрдә Суфия апа фронттан тагын бер күңелле хәбәр алган: аның улы хезмәт итә торган хәрби часть командиры аңа Рәхмәт хаты җибәргән.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев Рәхмәт хатын һәм бүләкләрне Суфия Мөхәммәтовага үзе тапшырды. Ә «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров аңа «Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән өчен» медален тапшырды.
- 1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Лилия Мөбарәкшина катнашында әзерләнде.