Чаллы халкы республика Дәүләт Советына сайлаган кандидатлар исемлеге билгеле булды
Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында сөйләде. «Татар-информ» шул хакта яза.
Бер мандатлы округлар буенча җиде кандидат депутат булды. Алар шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә үз өлешен кертер, дигән өмет белдерде аппарат киңәшмәсендә җитәкче.
«Шәһәр безнең депутатларга зур өметләр баглый. Ярты миллион кеше яши торган шәһәрне тәкъдим итү – ул зур җаваплылык һәм зур дәрәҗә», — дип билгеләде ул.
Республика парламентына традицион рәвештә 100 депутат сайлана: партия исемлекләре буенча 50 һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 50.
Чаллы шәһәре территориясендә бермандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре түбәндәгечә: 17 номерлы Комсомол сайлау округында халык Марсель Мингалимовны хуплаган – ул 81,20 процент тавыш җыйган. 18 номерлы Мәләкәс сайлау округында Геннадий Емельянов лидер булган — 74,34 процент. 19 номерлы Үзәк сайлау округында сайлаучыларның 70,90 проценты Олег Николаев өчен, ә 20 номерлы Электротехник сайлау округында тавыш бирүчеләрнең 75,94 проценты Руслан Нигъмәтулин өчен тавыш биргән.
21 номерлы Вахитов сайлау округында сайлаучылар Илдар Шамилевны хуплаган — 71,11 процент тавыш. 22 номерлы Боровецк округында Андрей Ляпунов өчен 65,60 процент тавыш җыйган. 23 номерлы Автозавод сайлау округында исә Владимир Чагин ышанычлы җиңү яулаган – сайлаучыларның 71,70 проценты аның өчен тавыш биргән.
«Без сайлаган депутатларыбызны чакырачакбыз һәм билгеле бер максатлар һәм бурычлар куячакбыз. Республикада мондый практика бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Федераль Җыенның Федерация советы әгъзалары белән эшләве мисал булып тора», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Тавыш бирү көнендә Чаллы халкы югары активлык күрсәткән. Сайлаучыларның 70,74 проценты, ягъни 280 мең кеше тавыш биргән.
Нәтиҗә ясаганнан соң сайлаучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленгән. «Бердәм Россия» партиясе өчен — 69,87 процент сайлаучы, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе өчен — 14,28 процент сайлаучы, «Яңа кешеләр» партиясе өчен — 7,43 процент сайлаучы, ЛДПР өчен — 4,39 процент сайлаучы, «Гадел Россия» партиясе өчен 3,51 процент сайлаучы тавыш биргән.
Сайлау кампаниясенең якынча нәтиҗәләре буенча, Татарстан парламенты 40 проценттан күбрәккә яңартыла. Татарстан тавыш бирергә килүчеләр саны буенча икенче урында — 71,63 процент.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре буенча бердәм республика сайлау округы буенча беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе – 76,75 процент, КПРФ – 10,54 процент, ЛДПР – 4,41 процент, «Яңа кешеләр» – 4,21 процент, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» партиясе 3,27 процент тавыш җыйган.
Презентация: Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.