Әминов Татарстанда эшләүче журналистларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте
ТР Дәүләт Советы профильле комитетларында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджет турындагы закон проекты буенча киң фикер алышу башланды. Бүген закон проекты турында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар. Утырыш эшендә республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан парламенты секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны профильле комитет рәисенең урынбасары Ирина Терентьева үткәрде.
Республиканың социаль-икътисади үсеше буенча фаразлар турында икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин сөйләде. Аның сүзләренчә, фараз икътисади үсешнең тышкы һәм эчке факторларын, илне үстерү буенча илкүләм максатларын һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы кысаларында куйган бурычларны гамәлгә кертүне исәпкә алып формалаштырылган.
«Моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары үсешен дәвам итә, югары инвестицион активлыгын саклый һәм импорт алмаштыру буенча проектлар гамәлгә ашыра», - дип ассызыклады Олег Пелевин.
Икътисад министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, республика икътисадында иң зур өлеш сәнәгать җитештерүенә туры килә (45,9 процент).
Республикада сәнәгать паркларының тулылыгы 74,5 процентка җитте. Гомумән республика буенча хезмәт базарында 50 мең вакансия бар, ә эшсезлек дәрәҗәсе – 3,5 мең кеше.
Республика бюджетының профильле комитет эшенә караган төп параметрлары турында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде.
2025 елда «Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнарның консолидацияләнгән күләме 176 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырылган, шул исәптән республика бюджеты акчалары исәбенә – 104,4 миллиард сум. Акчалар республика белем бирү чреждениеләрен финанслауга, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, матди-техник базаны яңартуга, педагогик хезмәткәрләргә, яшь белгечләргә грант ярдәме күрсәтүгә һәм башка юнәлешләргә тотылачак.
Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2025 елда консолидацияләнгән бюджет буенча 23,6 миллиард сум, республика бюджеты буенча 12,6 миллиард сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын комплектлауга, иҗат берлекләренә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтү планлаштырыла.
«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча киләсе елга чыгымнар 1 миллиард 785 миллион сум күләмендә каралган.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2025 елга ассигнацияләнгән бюджет акчалары 1,7 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Бюджет турындагы закон проекты традицион рәвештә профильле комитетларда бәхәс куптара. Маврина бүгенге көндә республикада гомуми белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ нинди булу һәм киләсе елда ничә мәктәп төзеләчәге турында кызыксынды.
«2025 елда федераль программа буенча Татарстанда 10 гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла - Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә», - дип сөйләде мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин.
Депутатлар яңа мәктәпләр төзегәндә укучыларга исәпләнгән урыннарга ихтыяҗ коэффициентын исәпкә алырга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. Еш кына кайбер микрорайоннардагы яңа белем бирү учреждениеләре укучылар белән тулмый, шул ук вакытта башка микрорайоннарда, киресенчә, мәктәпләр төзелми.
Парламентарийлар бүгенге көндә республикада ничә мәктәп ике смена белән эшләве турында да кызыксынды. Депутат Фәдбир Сафин соравына җавап биреп, Рамил Хәйруллин бүген мәктәпләрнең 13 процентында ике сменалы укыту оештырылган, дип ассызыклады.
Депутат Илшат Әминов исә республика шәһәр һәм районнарындагы редакцияләрдә эшләүче журналистларга хезмәт хакын арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Фикер алышу йомгаклары буенча, профильле комитет әгъзалары 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджет турындагы закон проектын хуплады һәм республиканың төп финанс законы Татарстан социаль-икътисади үсешенең приоритетларына туры китереп төзелгәнлеген билгеләп үтте.
Бүген комитет утырышында парламентарийлар матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законын гамәлгә ашыру буенча фикер алышты. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады.
Шулай ук депутатлар «Россия Федерациясендә белем бирү турындагы» федераль законның 71 маддәсенә үзгәреш кертү турында» (Россия Федерациясе җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре балаларына югары белем бирү оешмаларына керүгә өстенлекле хокук бирү өлешендә) федераль закон проектын хуплады.