КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре белән Казан университетының Татар бүлеге тарихында зур эз калдырган профессор, доцентлар, өлкән укытучыларның каберләрен зиярат кылып, чистартып, рухларына дога укыдылар. Әлеге чара университетта Татар бүлегенең 80 еллыгы кысаларында үткәрелде.
«Укытучыларыбыз, бигрәк тә ветеран укытучыларыбызга рәхмәтлебез. Дистә елдан артык без зиратларга чыгып, элекке буын укытучыларының каберлекләрен табабыз, чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Шушы рухта яшьләрне, студентларыбызны тәрбиялибез. Алга таба студентларыбыз, яшьләребез зиратларга килеп, галимнәребезне искә алырлар, карап торырлар дигән өметтә яшибез», – диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов.
Казан дәүләт педагогика институтында озак еллар укыткан доцент, мөгаллим, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Роза Асылгәрәева әйтүенчә, әлеге шәхесләрнең күбесе белән бергә эшләгән булганнар. «Диләрә апа Тумашева безне укытмаса да, иремне укытты. Ул вакытта Флера Сафиуллина аспирантурада укый иде, гомумән, һәрберсе белән таныш, аралашкан вакытлар бар иде. Һәрберсе күңел түрендә, бары тик әйбәт фикерләр генә әйтә алам. Әле генә булган кебек, аларны бер дә оныта торган түгел», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Әлеге чараның төп миссиясе – галимнәребезнең каберләрен барлау. Без барыбыз да фани дөньяда вакытлыча гына. Ул татар халкының акылына салынган гамәл: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» (Шәүкәт Галиев). Галимнәребезнең каберләрен карап, чистартып чыгу күңелебезгә беркадәр җылылык бирде», – диде Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.
Ул Мөхетдин Корбангалиевның 1920 елларда татар телен җайлы итеп өйрәнә торган дәреслекләр язганын искәртте.
«1930 елларга кадәр Татарстанда татар телен укыту күтәрелә һәм шуның өчен махсус дәреслекләр язганнар. Безнең буын аларның китапларын белә, ләкин алар да кайчандыр тере булганнар бит, беркадәр шуны күңелдән кичерер өчен каберләрен күрдек. «Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан тәгәрәсә, арттагылары да шуннан тәгәри», – дигән сүз бар. Татар бүлегенә нигез салган Рәбига Хәкимовалар шушы тәгәрмәчнең эзен, сукмагын салганнар. Алар яхшы, төпле белем биргән, чөнки алар укыткан студентлардан зур-зур шәхесләр үсеп чыккан», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Галимә авылларда җирләнгән татар галимнәренең каберләрен дә барлау эше башлануын әйтте. «Кайберләрен рәтләргә кирәк дип торабыз. Бу эшләрне кирәкле гамәлләр дип исәплим. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәренә рәхмәттән башка сүз юк. Бу – изге гамәл һәм аның әҗер-савапларын исән-имин вакытта күрергә насыйп булсын», – диде ул.
«Бу – кирәкле эш. Зыялы кешеләребезнең күбесенең туганнары да юк. Укытучылар гына түгел, укучылар, студентлар белән эшләргә тиешбез, чөнки шулай итеп хәтер торгызыла. Бу эшне без үзебез өчен башкарабыз. Без кешене истә тотканда ул яши. Саваплы эштә һәркем катнашырга тиеш дип уйлыйм. Зират – бик уникаль аны тәртиптә тоту бездән тора. Догада булыйк», – диде КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.
Университет мөгаллимнәре Яңа татар бистәсе зиратында Рабига Хәкимова, Миркасыйм Госманов, Диләрә Тумашева, Мөхетдин Корбангалиев, Флера Сафиуллина, Зөһрә Вәлиуллина, Зәет Мәҗитов, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Каюм Насыйри, Хәмит Ярми, Гөлчәчәк Әдһәмова, Лия Шакирова, Әнвәр Әфләтунов һ.б. каберләрне зиярәт кылды.
Алга таба коллектив Мөселман зиратында Фәһимә Хисамова, Сәгадәт Ибраһимов, Мирфатыйх Зәкиев, Җәмил Зәйнуллин, Резеда Ганиева, Фәрит Хатыйпов; Коры елга зиратында Альберт Яхин; Дәрвишләр бистәсе зиратында Марат Сәгыйтов, Мостафа Ногман; Курган зиратында Венера Гарипова; Киндери зиратында Клара Зиннәтуллина; Самосырово зиратында Алмазия Нуриева һ.б. каберләрне зиярәт кылды.