Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2024

Махсус операциядә катнашучылар мотоцикл һәм машина өчен Яңа Чишмә башлыгына рәхмәт әйтте

0

Татарстанның Яңа Чишмә районыннан алгы сызыкка махсус техника – автомобиль һәм мотоцикл озаттылар. Транспорт чараларын махсус хәрби операция зонасына илтүдә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме ярдәм итте.

«Машина Курскига барып җитте, бу хакта хәбәр килеп иреште, шулай ук 430нчы полк хәрбиләре районда яшәүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Егетләр, үзегезне саклагыз!» - дигән теләкләрен ирештерде Вячеслав Козлов.

«Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Михайловичка автомобиль өчен рәхмәт әйтәсем килә, ул яралыларны эвакуацияләгән вакытта файдаланылачак. Шулай ук оператив рәвештә машина табып, безгә тапшырган өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменә рәхмәт әйтәм. Без кайда – җиңү шунда!» - ди хәрбиләрнең берсе видеороликта.

«Мотоциклның безгә кирәге чыгачак. Җиңү безнең якта булачак!» - дип өсти икенче хәрби.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Вячеслав Козловның махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән Екатерининская авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьковка рацияләр тапшыруы хакында хәбәр иткән иде.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотосы һәм видеосы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова обыграла Мартич и пробилась в полуфинал турнира в Линце






Казанский ТЮЗ показал спектакль «Просто жить» о жизни после участия в СВО

1 февраля в Москве и области ожидается теплый и дождливый день

Подмосковные травматологи помогли юноше с редкой аномалией развития колена

СИБУР-Кстово приостановил производство после атаки БПЛА