Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Кадим Нуруллин: «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның бер тапкыр да бирелгәне булмады

0

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның ни өчен бер тапкыр да бирелмәвен һәм моның сәбәпләрен аңлатты. «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров исемен йөртә.

«Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның әле бер тапкыр да бирелгәне булмады. Ул бик сирәк очракта, зур талант булган очракта гына бирелергә тиештер. Бу дөрес тә. «Гран-при»ны алыр өчен, сәнгатьтә, әлбәттә, бик зур уңышларга ирешергә кирәк. Беркемгә дә танылмаган кеше Илһам Шакиров исемендәге конкурста «Гран-при» ала икән – бу бит иң югары билге, дигән сүз. Шуңа да бу жюриның зирәклегеннән тора. «Гран-при» юк дигән сүз түгел, ул бар. Әмма дә ләкин аны алыр өчен супер-кеше булырга кирәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Илһам Шакиров вафат булгач та, «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсына Илһам Шакиров исемен бирү турындагы документ дөнья күргән. «Документ нигезендә без өч елга бер тапкыр «Татар моңы» фестиваль-конкурсын үткәрергә тырышабыз. Анда төрле дәрәҗәдә урын алган җырчылар концертларда катнаша. Моның сәбәбе бик гади: өч ел эчендә кеше тавыш ягыннан да, балигълык ягыннан да, шәхес буларак формалашып өлгерми», - диде Кадим Нуруллин.

«Хәтерем ялгышмаса, 1988 елдан «Татар җыры» халыкара конкурсы башлана. Аннары аны 1989, 1991, 1993, 1995, 1997 һ.б. елларда үткәреп киләләр. 1990 еллар – җыр сәнгатен һәрвакыт тулыландырып торган авыл-совхозларыбызның гөрләп эшләгән, яшәгән чоры. Бүгенге көндә авылларыбызга карасак, ул – җир белән күк арасы. Ул вакытта мәктәпләрдә йөзәрләгән бала укыган булса, бүген – уртача 20-30 бала. Шуңа күрә «Татар моңы» конкурсын ни өчен ел саен үткәрмиләр, дигән сорауга бу җавап булып тора. Бәлки, өч ел аралык та күбрәктер. Мәсәлән, Мәскәүдәге халыкара Чайковский конкурсы дүрт елга бер тапкыр үткәрелә», - диде филармония директоры.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Брисбен (ATP). Финал. Опелка поборется за титул с Лехечкой






Лучшие места для путешествий на каникулы

Правовой бронежилет для военных. Бороться за свои права можно и в СВО

Овечкин поднялся в списке лучших бомбардиров в истории чемпионатов НХЛ

Псковичам предлагают подать заявки на V Международный фестиваль правильного кино