Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

РИА Новости хәбәрчесе мөселман булмаганнар өчен ислам этикеты турында китап нәшер итте

0

РИА Новости махсус хәбәрчесе Радик Әмировның «Ислам этикеты. Гаиләдә, аралашуда һәм бизнеста мөселман традицияләре» китабын укучылар ислам турындагы күп санлы мифлардан һәм хорафатлардан арына алачак. Мондый фикер белән басманы тәкъдим итү вакытында «Россия сегодня» халыкара медиатөркеме генераль директоры Дмитрий Киселев уртаклашты.

«Ислам этикеты» китабы иң элек башка дин кешеләренә адресланган. Ул Исламның асылын аңларга ярдәм итә, аның төп төшенчәләре турында сөйли. Шулай ук дини өммәттән ерак булган этник мөселманнар әлеге китап ярдәмендә ислам турындагы белемнәрен тәртипкә китерә, шулай ук диндәшләре белән элемтә урнаштыра алачак. Бүлекләр төрле темаларга, шул исәптән хаҗ, гаилә һәм балалар тәрбияләү, хакимияткә һәм дингә мөнәсәбәт, спорт һәм бизнес темаларына багышланган. Китапта телгә алынучы мәгълүматны имамнар хуплаган.

Киселев фикеренчә, Әмировның хезмәте Россия халыклары арасында бердәмлек һәм үзара аңлашуны саклау өчен мөһим.

«Ул төрле хорафатларны, ниндидер мифларны юк итә. Ислам тирәсендә (православие һәм иудаизм диннәре тирәсендә кебек үк) төрле хорафатлар күп. Бик күп бер-берсеннән аерылучы фикерләр, төгәл булмаган клишелар, ниндидер сыйфатламалар тагалар. Кем өчендер бу бик кулай, чөнки бу безнең арага чөй суга», - дип Киселев сүзләрен китерә РИА Новости.

Китапны тәкъдим итү вакытында ул Чечняга сәфәрен искә алды. Гаиләсе белән бергә кылган сәяхәте аңа мөселманнар тормышы һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә мөмкинлек биргән.

«Мөселманнар – Россиядә якын кешеләр, - дип ассызыклады спикер. - Алар күп, без традицион рәвештә бергә яшәдек. Казанда Кремль янында православие храмына терәлеп диярлек мәчете тора. Без үзара аңлашып яшәргә сәләтле».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Бублик назвал позорной игру Надаля и Маррея перед завершением карьеры






По делам в Россию чаще всего приезжают из Китая

Кровавый гастролер. История серийного убийцы по кличке Шварц

Правовой бронежилет для военных. Бороться за свои права можно и в СВО

«Проснулся, на меня капает»: сокамерник рассказал о гибели организатора «мужских туров» в СИЗО