Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Санкт-Петербургта Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре була

0

29, 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.

Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев – ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты.

Театр Санкт-Петербург шәһәренә ике спектакль һәм бер концерт программасы алып килә. Чаралар В.А.Шелгунов исемендәге мәдәният йортында була.

Театрның матур традициясе бар – аның зур гастрольләре һәрвакыт күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча спектакль белән ачып җибәрелә. Драматург шәхесенә бәйле тагын бер традиция – театраль сезон ел саен 25 августта, аның туган көнендә, Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында башланып китә, диелә хәбәрдә.

Гастрольләр программасы 29 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә «Гөргөри кызын бирә» спектакле (режиссеры Рөстәм Галиев) белән ачып җибәрелә.

30 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә «Сүнгән йолдызлар» спектакле (режиссеры Рөстәм Галиев) тәкъдим ителә. Спектакльләре милли театрның алтын фондына кергән Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган әлеге спектакль узган ел дөньяга килде һәм тамашачылар күңелендә урын яулады, ди оештыручылар.

1 декабрьдә 18:30 сәгатьтә «Сезне сагынып килдек без» концерт программасы көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Владимир Иванов

Бадминтонист Владимир Иванов возглавил минспорт Челябинской области






Фергюсон возобновит тренерскую карьеру на один матч, пишут СМИ

Ефимов: заключен договор о комплексном развитии участка на западе Москвы

Приложение с игрой «Зима в Москве» скачали и обновили более 100 тысяч человек

Солнечный апокалипсис оставит россиян без техники: чем закончится февраль 2025