Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

60 илнең вәкиле Токиода БРИКС саммитына багышланган чарада катнашты

0

60 илнең вәкиле һәм егермегә якын илче Россия илчелеге Япониядә оештырган БРИКС саммитына багышланган чарада катнашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиянең Токиодагы илчесе Николай Ноздрев бүгенге көндә БРИКСның ролен һәм әһәмиятен ничек аңлавына бәйле фикерләре белән уртаклашты, шулай ук Татарстан башкаласында узган саммит нәтиҗәләре турында сөйләде.

«БРИКС – ул барыннан да элек фикердәш илләр берләшмәсе, ул чыннан да мөһим булган әйберне – бәйсез суверен сәясәтне алга сөрә, әлеге берләшмә шулай ук сәяси, икътисади һәм цивилизацион күптөрлелеккә дә нигезләнгән. Чөнки күптөрлелек – БРИКСны чын мәгънәсендә көчле итә торган әйбер», - дигән ышанычын белдерде дипломат.

Николай Ноздрев шулай ук Казанда узган саммитның гаммәви мәгълүмат чаралары һәм сәяси даирәләрнең (алар арасында Япония матбугаты һәм сәясәтчеләре дә бар) зур игътибарын җәлеп итүен әйтте. Шуның нәтиҗәсендә илчелеккә матбугат конференциясе үткәрү һәм саммитның нәтиҗәләре турында фикер алышу үтенече белән чит ил дипломатларыннан бик күп мөрәҗәгатьләр килгән.

Уналтынчы БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев — в полуфинале турнира ATP, конфликт Малкома с фанатами. Главное к утру






Не оплатил по счетам. Серийный маньяк из Москвы должен государству почти миллион рублей

В Абхазии проведут второй тур президентских выборов

«А ничего и не было»: Вернувшийся в Россию Козловский повторил трюк Урганта

Второй тур выборов президента Абхазии, предварительно, состоится 1 марта