Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Миңнеханов һәм Юстиция министрлыгы вәкилләре «Юстиция кварталы»н киңәйтү хакында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм РФ юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы һәм Россия Юстиция министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, суд экспертизасы төбәк үзәгенең яңа бинасын төзү буенча «Юстиция кварталы» проектын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә кузгатылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко 2022 елның августында Казанда «Юстиция кварталы»н ачкан иде.

Әлеге административ биналар комплексында юридик һәм хокукый ярдәм үзәкләре, Гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү үзәге, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе урнашкан. Шулай ук Татарстан Дәүләт юридик бюросы да монда күчте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева обыграла Игу Швёнтек в четвертьфинале турнира WTA-1000 в Дубае






В ТиНАО отметят Масленицу тематической программой

Итоги трансферного окна: кто лучше всех отработал на рынке РПЛ

Губернатор Воробьев: в Подмосковье сделают капремонт 33 объектов соцобслуживания

Миляев 21 февраля вручил ветеранам ВОВ знаки "Почетный гражданин Тульской области"