Казанда «Әдәби марафон» проекты финалистларын бүләкләделәр
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX «Әдәби марафон» проекты финалистларын, «Заманча шигъри әлифба» өчен рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы узды.
- «Әдәби марафон» – ул татар телен, мәгарифен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән дөньякүләм проект. XXIX нчы әдәби марафон 2024 елның 1-21 октябрь көннәрендә «ВКонтакте» һәм «Миллион татар» социаль челтәрләрендә үткәрелде. Россия Федерациясе, Италия, Үзбәкстан, шул исәптән Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 44 районыннан барлыгы 1590 кеше проектның финалына үткән.
«Бу – XXIX әдәби марафон, тиздән юбилей булачак. 2024 елда әдәби марафонда барлыгы 5 меңнән артык катнашу булды. Бу – зур үсеш, катнашучыларның хезмәте. Марафонда Россиянең башка төбәкләреннән дә, шулай ук Татарстанның, Спас районыннан кала, барлык районнары да катнашты», – диде «Әдәби марафон» проектының җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин.
Әдәби марафонда катнашучы, шулай ук катнашучыларны командага туплаган һәм аларга ярдәм итүче, хаталарын төзәтүче әдәби әйдаманнар да була.
«XXVI «Әдәби марафон»да без әдәби әйдаманнарны билгели башладык. Әдәби әйдаманнарга ким дигәндә 10 кешедән торучы команда тупларга кирәк иде. Әдәби әйдаманнарга командадагы кешеләр санына карап, билгеле бер дәрәҗә бирелә. Башлаучы, тәҗрибәле, оста, көмеш, алтын һәм платина дәрәҗәләрендәге әйдаманнар бар», – дип билгеләде проектның җитәкчесе.
Шулай ук әдәби марафонда катнашучылар тутырган анкеталар нәтиҗәсендә «Топ-50 язучы» исемлеге төзелә, чарага әлеге исемлеккә кергән кайбер язучылар да чакырылган иде. Ул – Ләбиб Лерон, Алмаз Хәмзин, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова.
«Әлеге исемлек язучыларның үзләренә дә барып иреште. «Ник 5нче яки 45нче урында гына?» – дип уйлаучылар да булгандыр. Бу язучының сәләте дә, никадәр оста һәм шәхес булуы да түгел, ә иң беренче чиратта язучы белән китап укучының арасы никадәр якын булуын билгели торган параметр. Язучыларның кайберләре Интернетта язалар, әмма социаль челтәрләрдә актив булмаган оста язучыларыбыз да бар. Безнең проект нәкъ менә шул укучы белән язучы арасындагы араларны якынайтуга юнәлдерелгән», – диде Раил Гатауллин.
Язучылар да марафон турында фикерләре белән бүлештеләр. «Бу чара – бик изге эш. Китапны яраттыру, элеккеге заманнардагы китап укуга кайту эшендә әлеге марафон зур роль уйный һәм аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Үзем дә гомер буе китап яратып, китап укып үскән һәм яшәгән кеше буларак марафонга яңа буынны җәлеп ителүнең мөһимлеген билгеләп үтәсем килә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Кайбыч районыннан килгән әдәби марафончы Валентина Сурнаева татар телендә укучылар саны көннән-көн кими баруын һәм китапханәдә дә татар телендәге китапларның азаюын билгеләде. «Безнең командада 4 кеше, без барыбыз да керәшеннәр. Кызганычка каршы, халыкның китапны бик каты укуын күрмибез. Балалар күбесенчә русча китаплар укый, татарча китап алучылар әзрәк. Китапханәдә дә татарча китаплар аз», – диде ул.
Тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясады.
Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне язучылар, шагыйрьләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырды. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр дә каралган иде.
- «Әдәби марафон» – дөньякүләм үзүсеш һәм әдәбият проекты. Ул 2017 елдан башлап, квартал саен үткәрелә. Проектның максаты – кешеләрдә татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.