Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Бүген Казанда Барда районының 100 еллыгына багышланган тамаша уза

0

Бүген, 22 ноябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган «Саумы, Казан – рухи башкала!» дип аталган зур концерт уза. Чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Бу хакта Конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бергә булыйк, бердәм булыйк. Алга таба да татар дөньясын гөрләтеп яшәргә язсын. Сез безгә кирәк, сез безгә терәк!» – диде ул.

Алга таба Данис Шакиров милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен мактаулы шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Йосыпова, Айгөл Хәйри, Сәнифә Рангулова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динара Фәхриева, хореография сәнгате буенча Халыкара фестивальләр һәм конкурслар җиңүчесе Эльвина Туйгульдина, Алсу Имайкина һәм башкалар чыгыш ясый.

Шулай ук фойеда күргәзмә дә оештырылган. Биредә Барда түбәтәе, Барда чәкчәге кебек әлеге районга гына хас әйберләр күрсәтелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Олимпийский чемпион Вавринка — о деле Синнера: больше не верю в чистый спорт






Высокая явка и отсутствие нарушений: как прошёл первый тур выборов президента Абхазии

Помочь или навредить? Как могут повлиять на мир эксперименты с изменением ДНК

Захарова рассказала об издевательствах западных СМИ над Зеленским

Сергей Собянин рассказал, как стать участником московских студенческих отрядов