Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Зәйдә өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды

0

Зәйнең Татарстан буенча Россия Социаль фонды клиент хезмәте бүлегендә өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды. Бу Татарстанда ачылган үзәкләрнең унынчысы булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова хәбәр итә.

Әлеге үзәкләр бөтен ил буйлап пенсионерларның ял вакытын уңайлы шартларда уздыру мөмкинлеге тудыру максатында булдырыла. Анда өлкән буын кешеләренә үз-үзләренең күңел теләгән юнәлештә шөгыльләр белән мавыгуына ирешү, аларның тормыш ритмын хуплау күздә тотыла. Биредә пенсионерлар кызыклы кешеләр белән очрашуларга йөри, финанс һәм компьютер белемен арттыра һәм дусларча аралаша алачак.

«Безнең район җирлегендә актив өлкән буын кешеләре күп. Шуңа да без бик теләп мондый үзәкне үзебездә булдыруга алындык. Төрле шөгыльләр өчен аерым бүлмә булдырдык. Биредә шахмат-шашка, төрле өстәл уеннары уйнау мөмкинлеге тудырылды. Кул эшләре белән мавыгучылар өчен мастер-класслар оештырылачак. Инде актив өлкән кешеләр кулы белән ясалган сувенирлардан аерым күргәзмә дә әзерләдек. Шулай ук теләгән кешеләрне компьютерда эшләргә дә өйрәтәчәкбез. Әлбәттә инде, безнең үзәк активистларын кызыклы очрашулар да көтәчәк», — диде Зәй районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Өлкән буын белән аралашу үзәге җитәкчесе итеп Ирина Куликова билгеләнде. Ул актив өлкәннәрне төрле идеяләре белән көтүләрен әйтте.

Үзәкне ачу тантанасына районның физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм начар күрүчеләр оешмалары активистлары, «Пульс», «Өмет» клубларына йөрүчеләр килгән иде. Аларның барысын да яңа мөмкинлекләр тудырылучы үзәк булу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина котлады.

Ә актив өлкән буын вәкиле Надежда Чепурная бирегә җыелучыларга бүләк итеп инде торналар да ясап алып килгән. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Әниләр көне белән тәбрикләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев обошел Джоковича в рейтинге ATP, став шестой ракеткой мира






Состояние и перспективы системы ПРО А-135

В аэропортах Кемерова и Новокузнецка задержаны 5 авиарейсов

корешки и вершки

Из ТЦ "Небо" в Москве эвакуировали более 200 человек