Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Чернышенко КФУ турында: Идел буе округында шундый университет булуы белән горурланабыз

0

Казан федераль университетында талантлы белгечләр әзерлиләр, алар Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Идел буе федераль округы кураторы буларак, мин безнең төбәктә бай тарихы һәм уникаль укытучылар коллективы булган университет булуы белән горурланам. Биредә Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итәргә тиешле талантлы белгечләр әзерлиләр», - диде Дмитрий Чернышенко, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укып.

Үз чиратында, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, яңа белем бирү программаларын һәм тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә ил Президенты тарафыннан хупланган РФ Хөкүмәтенең флагман проектлары ярдәм итә. Алар арасында - «Приоритет-2030», алдынгы инженерлык мәктәпләре» һәм башкалар. Казан федераль университеты дәүләтнең барлык төп программаларында катнаша.

«Бай мираска таянып һәм аны үстереп, бүген университет лидер югары уку йортлары арасында ныклы урын алып тора һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Биредә 50 меңнән артык студент белем ала, шул ук вакытта биштән бер өлеше — дөньяның 100дән артык иленнән килгән чит ил студентлары. Университет 220 еллыгын узып, ышанычлы рәвештә киләчәккә юл сала», - дип белдерде Россия Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв обыграл Бублика и вышел во второй круг турнира ATP в Дохе






Количество патентов на БАС растет, но не от коммерческих организаций

Концерт Киркорова в Петербурге оказался под угрозой срыва

Карачаровскому механическому заводу столицы исполнилось 75 лет

Мосбиржа проводит дискретный аукцион по бумагам «ПРОМОМЕДа» из-за их роста более чем на 20%