Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка -12 градуска кадәр төнге салкын киләчәк

0

Антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкын һава торышы киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26, 27 һәм 28 ноябрьдә, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк. 27 һәм 28 ноябрьдә төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә Татарстанның көнчыгышында -12 градуска кадәр көтелә. Көндез 0..-5 градуска кадәр фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 29 һәм 30 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына чираттагы атмосфера фронты йогынты ясый башлаячак: республиканың кайбер районнарында бераз кар, җепшек кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Бу вакытта температура фоны сизелерлек үзгәрми. Төнлә термометр баганасы -4, -9 градуска кадәр төшә (29 ноябрьдә көнчыгыш районнарда аязганда һава торышы -12 градуска кадәр). Көндез һава температурасы -4 градустан + 1 градуска кадәр була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев отметил положительные аспекты отстранения Синнера






Вице-президент ПФК «Локомотив» Лев Мазараки награжден за вклад в развитие московского спорта

«Активные граждане» определили самую вкусную начинку для блинов

Какие мероприятия проводить в период цветения в саду?

Новые быстроходные суда пополнили флот столичной спасательной службы