Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Казанда Каракалпакстан мәдәнияте көннәре башланды

0

Бүген Татарстан башкаласында рәсми рәвештә «Казанда Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале башланды. Чара кысаларында 25-28 ноябрь көннәрендә Үзбәкстан Республикасы составындагы Каракалпакстанның Мәдәният көннәре оештырылды.

Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, вакыйга программасына сәнгать осталары концерты, Каракалпакстан Яшь тамашачы театры спектакле, рәссамнар һәм милли гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре кертелгән.

Казан Ратушасында Каракалпакстан рәссамнары эшләре күргәзмәсен ачу Казанда Каракалпакстан мәдәнияте көннәренең беренче чарасы булды. Күргәзмәдә Каракалпакстанның танылган 12 рәссамының 20 эше тәкъдим ителгән, аларны 4 көн дәвамында карарга мөмкин.

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында ведомство җитәкчесе Ирада Әюпова Каракалпакстан делегациясе белән очрашты. Очрашуда Каракалпакстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикиев, Каракалпакстан мәдәният министры Бегисбай Темирбаев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов һәм Үзбәкстан дәүләт филармониясе директоры Әнвәрҗан Тожибаев катнашты.

Алар ике республиканың мәдәни багланышлары, театр тармагын үстерү, копродукция, халык сәнгать һөнәрләрен саклау һәм популярлаштыру, булачак Һөнәрчелек үзәге базасында дөньяның башка халыкларының һөнәрчелек мәктәпләрен тәкъдим итү, туризм һәм фәнни багланышлар мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Безгә сезнең тәҗрибәгезне үзләштерү, уртак проектлар булдыру бик кызыклы. Республикаларыбызның мәдәни хезмәттәшлеге буенча юл картасы — татар халкы белән тагын да тыгызрак һәм тирәнрәк мөнәсәбәтләрнең башы гына әле», - диде Рәсүл Зарикиев.

Әңгәмәдәшләр хәзерге заманның төп бурычы - буыннар арасында аралашу булдыру, дип килеште. Агымдагы елдан башлап Татарстанның 7 муниципаль районы мәдәни-ял итү учреждениеләре базасында «Мәхәллә» проекты гамәлгә ашырыла, ул өлкән һәм кече буын арасында аралашуны җайга салуга, алар ия булган белемнәрне тапшыруга юнәлдерелгән.

Иртәгә, 26 ноябрьдә, 19.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көне» концерт программасы уза. Тамашачы Үзәк Азиянең борынгы риваятьләрен тыңлау мөмкинлеге алачак.

27 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында Каракалпак дәүләт яшь тамашачы театры репертуарыннан Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе күрсәтеләчәк.

Каракалпакстан делегациясе Татарстанның әйдәп баручы мәдәният учреждениеләренең эш тәҗрибәсе белән танышырга, Казан Кремлендә, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Болгар музей-тыюлыгында һәм башка истәлекле объектларда булырга планлаштыра. Ул Татарстан Милли китапханәсендә булды инде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина вновь приблизилась вплотную к топ-10 рейтинга WTA






Расширить методы самообороны при защите дома предлагают депутаты Госдумы

«Я дурею с этой прикормки»: Алиса Буслова представила громкую новинку

С начала 2024 года Отделение СФР по Москве и Московской области оплатило пособия по временной нетрудоспособности 2,9 млн жителей региона

Государственные ПК в России под прицелом: как хакеры используют их для тайного майнинга криптовалюты