Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Бөтенроссия мөселман яшьләре слеты Арча районының Яңа Кырлай авылында була

0

20-22 декабрьдә актив мөселман яшьләре Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре слетына җыела. Слетта яшь мөселманнар һәм мөслимәләр сәләтләрен ача, фикердәшләр табып, берләшә алачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Һәр мөселман даими рәвештә үсешкә омтылырга, актив тормыш алып барырга тиеш. Әлхәмдүлилләһ, безнең үрнәк алырлык шәхесебез бар – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең тормышы җитәкчелек итү, үз-үзен билгеле бер кысаларда тоту һәм җәмгыятькә хезмәт итү дәресләре белән тулы.

Слетның остазы Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган, ислам фәннәре магистры, БИАның 2 курс докторанты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шәязданов була – ул егетләр һәм кызлар өчен интерактив лекцияләр үткәрә.

Программада шулай ук экскурсияләр һәм спорт чаралары; командада эшләү, вакыт белән идарә итү күнекмәләрен үстерүгә, халык алдында чыгыш ясауга һәм карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән тренинглар, кейс-уеннар һ. б. көтелә.

Проектта катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Слетка гаризалар 10 декабьгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Юлия Путинцева

Разгром за 33 минуты случился в первом матче Путинцевой






Транспортники Петербурга рассказали о виртуальном подорожнике в Москве

Стоимость проезда по трассе М-12 от Москвы до Казани поднялась до 4,8 тысячи рублей

Смоленская молодёжь может претендовать на премию «Цифровизация во благо»

Популярная в России блогер собирается рожать в США