Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Екатеринбургта Мостай Кәрим исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе уза

0

Екатеринбургта күренекле шагыйрь һәм язучы Мостай Кәрим иҗатына багышланган беренче шәһәр сәнгатьле укучылар бәйгесе уза. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Свердловскиның «Яшен» төбәк татар оешмасы хәбәрендә әйтелә.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

1. Читтән торып: Мостай Кәрим әсәрен сәнгатьле укып видео төшерергә кирәк. Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

2. Финал: Беренче этапта сайлап алу узган катнашучылар жюри һәм тамашачылар алдында чыгыш ясау өчен җыела.

Бәйге «Мостай Кәрим - башкорт телендә», «Мостай Кәрим - татар телендә» һәм «Мостай Кәрим - рус телендә» номинацияләре буенча уза.

Конкурста Екатеринбург территориясендә яшәүче һәркем катнаша ала. Анда барлык яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге катнашучыларны көтеп калалар.

Яшь категорияләре: 5 яшьтән башлап һәм олырак, шулай ук тәҗрибәсе һәм таланты белән бүлешергә әзер булганнар өчен махсус 50+ категориясе.

Җиңүчеләр һәм призерларга – дипломнар һәм бүләкләр, ә аларның остазларына Рәхмәт хатлары тапшырылачак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева поднялась на четвертую позицию в гонке за чемпионство WTA.






«Пятая колонна ударила по Путину. Риск госпереворота»: военный эксперт призвал быть настороже

Эксперт Ворожцов объяснил, почему мужчины в России работают дольше

4 марта в Москве пройдет новая футбольная викторина от «Квиз Плюс»

Синоптики предупредили о слабом снеге в Москве в начале марта