Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Лениногорск районында «Ялтау» сөтчелек комплексының икенче чираты кулланылышка тапшырыла

0

Лениногорск районында «Ялтау» сөтчелек комплексының икенче чираты кулланылышка тапшырыла. Комплексның икенче чираты төзелешенә узган елда нигез салынды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

Биредә елына 11 тонна сөт җитештереләчәк, 1 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 850 савым сыеры асраргаа җыеналар.

Хәзерге вакытта көтүлекне комплектлаштыру бара. Комплекска голштин токымлы таналарны «Уразметьево» ( шулай ук «Август-Агро» холдингына керә, Мөслим районы) нәсел хуҗалыгыннан алып килделәр. Шулай ук нәселле таналар Воронеж өлкәсеннән дә кайтартылды. Декабрьдә бозаулар көтелә.

Ялтау авылындагы сөтчелек-товарлыклы комплексның икенче чиратында ике ферма төзелгән (сыерлар тотар өчен), әлеге биналарның берсеннән икенчесенә шуннан гына йөрергә мөмкин, аларның түбәсе ябылган, шулай ук 28 урынга «Карусель» савым залы урнаштырылган. Яңа административ корпус төзелгән, санитар үткәрү урыны да яңа һәм дезинфекция барьерлары куелган.

Комплекстан чыгарылган тирес өчен дүрт лагуна бар һәм биш силос-сенаж траншеялар ясалган.

«Август-Агро»ның барлык сөтчелек-товарлыклы комплексларында стандарт технология кулланыла, ул big-box (биг-бокс) дип атала, ягъни кросс-вентиляцияле бинага көтүлекне бер түбә астына урнаштыру. Кросс-вентиляция сыер тора торган бинада микроклимат белән идарә итүне һәм терлекләргә югары температура уңайлылыгын тәэмин итә.

Искәртик: «Ялтау» сөт комплексының беренче чираты 2022 елда төзелде. Комплексны эшләтеп җибәргәч, сөт җитештерүнең югары дәрәҗәсе күренә башлады. Хәзерге көндә уртача тәүлеклек савым бер сыерга 35 литр туры килә, сөтнең майлылыгы – 4 процент, хәтта артыграк та була, ди белгечләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анна Курникова оказалась в инвалидной коляске. Секс-символа тенниса просто не узнать






Собянин рассказал о результатах реставрационных работ в Москве

Суд в Москве арестовал третьего топ-менеджера Роснано Галстяна

Виталий Третьяков: Есть «Болонка», нет «Болонки» — я устал от шараханий, и вся система устала

ОТ СЕРДЦА К СЕРДЦУ