Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Мөхәммәтшин: Татастанлылар республика флагына горурланып һәм күтәренке рух белән карый

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын ТР Дәүләт флагы көне белән котлады.

«Инде өч дистә елдан артык республикабызның образы аның төп рәсми символлары – канатлы барс сурәтләнгән герб, Рөстәм Яхин музыкасына иҗат ителгән гимн һәм яшел-ак-кызыл төсләрдәге флаг белән аерылгысыз рәвештә ассоциацияләнә. Аларның һәркайсы күпмилләтле халыкның бай мәдәни һәм рухи традицияләрен үзенчә чагылдыра, Татарстанның үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген бергә бәйли», - дип искәртте республика парламенты башлыгы.

«Конституция һәм аерым законнар яклавында булган дәүләт атрибутикасына карата хөрмәт гражданлык һәм патриотик бердәйлек, хакимият институтларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруда, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә ныклы нигез булып тора», - диде сәясәтче.

«Татарстан байрагы мөһим функция дә башкара: бер генә әһәмиятле вакыйга да – халыкара очрашулар, рәсми сөйләшүләр, спорт һәм иҗтимагый чаралар – безнең флагтан башка узмый, без аңа горурланып һәм күтәренке рух белән карыйбыз», - дип өстәде ул.

«Кадерле татарстанлылар! Бүген Татарстан Россия Федерациясенең югары инвестицион потенциалга ия терәк төбәге санала. Республика сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосы, IT-секторны үстерү, торак һәм юл төзелешендә мөһим күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне били. Без бергәләп масштаблы икътисади һәм социаль программаларны гамәлгә ашырабыз, иң зур форумнарны уңышлы рәвештә үткәрәбез, милләтара тынычлык һәм иҗтимагый татулыкны югары бәялибез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

«Алда – яңа планнар. Ватанның азатлыгын һәм кодрәтен ныгыту, балаларыбыз һәм оныкларыбызның имин тыныч тормышы өчен әле күп нәрсәгә ирешергә кирәк. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар телим. Барлык бурычларны да бергәләп һичшиксез гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм. Бәйрәм белән!» - дип сүзен төгәлләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Монпелье (ATP). 2-й круг. Рублев сыграет с Юбэнксом, Бублик – с Кепфером, Оже-Альяссим – с Казо






В Москве планируют кратно увеличить штрафы за неочищенные крыши

"Не было хитрых либералов": Скандал с Домодедово обнажил большую проблему России, объяснил Пинчук

Петров купил дом беременной жене за ₽59 млн после продажи квартиры в Москве

В Петербурге обсудили прогнозы по пассажиропотоку ВСМ