Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Рабит Батулла Тинчурин исемендәге премия булдырырга тәкъдим итә

0

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин исемендәге премия булдырырга тәкъдим итә.

«Тукай премиясе бар, Исхакый премиясе бар, Шәйхи Маннур премиясе бар. Ә ни өчен Тинчурин премиясе юк?», – дигән сорау куйды ул Тинчурин театрында Тинчуринга багышланган «Хыялга бер адым» спектакле чыгу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә.

«Күпме театрыбыз бар, һәрберсенең репертуарында Тинчурин әсәрләре бар. Димәк, Тинчуринның күпме гонорары җыелган дигән сүз. Шуңа күрә бу премияне гамәлгә куярга кирәк», - диде Рабит Батулла.

Ул бу премиягә драматурглар да, артистлар да, режиссерлар да ия була алырга тиеш дип саный.

Тинчурин исемен мәңгеләштерү темасына Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та кушылды.

«Тинчурин исемен мәңгеләштерү темасында әкренләп эш бара. Ике җирдә бюсты барлыка килде. Алга таба да эш алып барылыр. Тинчурин исеме моңа лаек», – диде ул.

  • Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчуринның татар театры труппасы белән Үзбәкстанга сәяхәте турында хатирәләргә нигезләнеп «Хыялга бер адым» дигән спектакль чыгара. Пьесаны театр заказы белән Рөстәм Галиуллин язган. Пьеса Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» китабы мотивлары буенча язылган.
  • Премьера 19-19 декабрьдә көтелә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тренер Абашкин заявил, что Медведев и Рублев еще покажут себя в 2025 году






Экс-супруг Валерии Ярошевский рассказал, почему решил написать книгу о ней

1 млрд. рублей для алмазной отрасли: АО "АЛМАЗЫ ПОМОРСКОГО КРАЯ" на FINMUSTER

Петров продал квартиру, где жил с Милославской, чтобы купить дом для беременной жены

ФСБ разоблачила коррупционеров в Минобороны: они продавали системы ПВО