Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Казанлыларның яртысыннан артыгы атнасына дүрт көн эшләргә тели

0

Казанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы (51 проценты) атнасына дүрт көн эшләргә тели. Superjob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

Казанлыларның 27 проценты, хезмәт хакы кимүеннән куркып, атнасына дүрт көн эшләүгә каршы чыккан. Хатын-кызлар атнасына дүрт көн эшләүне ир-атларга караганда уңайрак бәяли. Яшьләр дә моны актив рәвештә яклый.

Сораштыруда катнашкан 10 кешенең җидесе (69 проценты) биш көнлек норманы дүрт көн эчендә үти алачагына ышана. 20 процентка якыны моны эшли алмавын әйткән.

Респондентларның 28 проценты - өстәмә ял көнен гаиләсе белән үткәрергә, һәр дүртенчесе – ял итәргә, 17 проценты өстәмә эш белән шөгыльләнергә тели.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев выступит на турнире категории ATP-250 в Марселе






Партию электросамокатов закупили столичные кладбища

ФСБ разоблачила коррупционеров в Минобороны: они продавали системы ПВО

В Москве и области могильщики пересядут на электросамокаты

От детей до председателя суда: жители Владимирской области радуют победами на бильярде