Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Арчада IX районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде

0

Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 еллык юбилеена багышланган IX районара Мәһдиев укулары булып узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Мәһдиевнең студенты – Илсөяр Иксанова, «Кеше китә – җыры кала» телесериалының сценарий авторы, режиссёры Александр Далматов катнашты.

Килгән кунаклар укучыларның һәм укытучыларның иҗади сәләтләрен, тырышлыкларын, эзләнүчәнлекләрен югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

IX Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Арча, Теләче, Биектау, Әтнә муниципаль районнары һәм Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары актив катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






Более 20 сервисов и проектов реализовали в столичном метро

В Подмосковье мужчина попал под поезд и выжил

Приложению «Метро Москвы» исполнилось восемь лет

Работников лифтовой отрасли Подмосковья поздравили с профессиональным праздником