Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премияләрен билгеләде

0

2024 елда Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә өч проект авторлары лаек булды. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларга премияләр тапшыру турында указ имзалады.

Премия лауреаты дип филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Лев Толстой мирасын өйрәнү фәнни-мәгариф үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Бакиров танылды. Ул Татарстан дәүләт премиясе белән «Төрки-татар дөньясының этногенезын һәм этномәдәни мирасын комплекслы тикшерү тәҗрибәсе» эш циклы өчен билгеләп үтелде.

Шулай ук «Вируслы авыруларны дәвалауның патогенетик юнәлешен булдыру һәм мондый авырулардан соң өзлегүләрне профилактикалау» тикшеренүе авторлары бүләкләнде. Бу Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Марина Патяшина, медицина фәннәре докторы, КФУның балалар инфекцияләре кафедрасы мөдире Владимир Анохин, химия фәннәре докторы, КДМУның Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе баш фәнни хезмәткәре Ренад Жданов, медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, медицина фәннәре докторы, КДМУның эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире Гөлшат Хәсәнова, медицина фәннәре докторы, Гомуми патология һәм патофизиология фәнни-тикшеренү институтының (Мәскәү) системалы эндотоксинемия һәм шок лабораториясе мөдире Михаил Яковлев.

Моннан тыш, «Россия Федерациясенең медицина, биология һәм дарулар ягыннан иминлеген тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник ысул-кораллар булдыру һәм махсус медицина җиһазларын күпләп җитештерүгә кертү» хезмәте авторлары билгеләп үтелде. Бу «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе баш инженеры, техник үсеш буенча генераль директор урынбасары Игорь Драгунских (хезмәтнең җитәкчесе), «Серго исемендәге завод» җитештерү үзәге» инновацион-техник үзәге башлыгы, баш конструктор Ирек Мифтахов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев, Серго исемендәге заводның медицина техникасын маркетинглау һәм сату департаменты башлыгы Тимур Фәхретдинов һәм предприятиенең стратегик маркетинг буенча генераль директоры урынбасары Булат Хәсәнов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Новак Джокович заявился на турнир ATP-500 в Дохе






МЭА ожидает профицита предложения нефти в 2025 г. в объеме как минимум 950 тыс. барр./сутки

Доставку биоматериалов в лабораторной службе Москвы цифровизировали

Инвестора ФК «Химки» Садыгова обвиняют в крупном мошенничестве

Мать обвиняемого в Москве чеченца требует честного расследования от Бастрыкина