Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Россиядә йөргән килеш тәмәке тартуны тыярга тәкъдим иттеләр

0

Дәүләт Думасының спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов («Яңа кешеләр») россиялеләргә йөргән килеш тәмәке тартуны тыярга тәкъдим итте.

«Мин закон чыгарудагы ихтимал үзгәрешләр буенча рәсми позицияне формалаштыру үтенече белән Сәламәтлек саклау министрлыгына сорау юлладым», - дип язган ул телеграм-каналында.

Парламентарий сүзләренчә, Россиянең төп максаты – сәламәт яшь буын үстерү.

«Кече яшьтән үк спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуда төп роль уйный. Әмма җәмгыятебездә зарарлы гадәтләрнең әле дә булса киң таралуы кызганыч; аларның берсе - тәмәке тарту», - дип аңлаткан ул.

Йөргән килеш тәмәке тартуга килгәнда, Хәмитов сүзләренчә, бу тирә-юньдәгеләргә берьюлы берничә юнәлеш буенча зыян китерә. Алар – янәшәдәгеләрнең пассив тәмәке тартуы; әйләнә-тирә мохитнең тәмәке төпчекләре белән пычрануы һәм балалар, яшьләргә тискәре үрнәк күрсәтү, чөнки йөргәндә тәмәке тарту тискәре резонанс уятмый торган начар гамәл кебек күренә.

Ул шулай ук мондый инициативаны кабул итү Россия халкын – тагын да сәламәтрәк, ә шәһәрләрне чиста һәм уңайлырак итәргә булышачагына ышаныч белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова и Самсонова пробились во второй круг теннисного турнира в Индиан‑Уэллсе в парном разряде






Ровесница третьего сына. История любви Григория Лепса и 19-летней Авроры

Любовь хулигана за миллион. Самые дорогие букеты, которые подарят 8 марта

Нобелевский лауреат не знает, зачем в России создавать криптофонд

СК возбудил дело против блогерши Митрошиной