Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Ак Барс Аренада Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли көне белән котлау барлыкка килде

0

2 декабрьдә Казанның «Ак Барс Арена» медиафасадында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли көне белән тәбрик итеп видеокотлау урнаштырдылар.

Оештыручыларның мәгълүматлары буенча, экранда башта – илнең дәүләт флагы, аннары бәйрәм датасы һәм ике телдә (рус һәм гарәп) котлау барлыкка килә.

«Безгә дус халыкны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли көне белән котлыйбыз», - диелә хәбәрдә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли көне ел саен 2 декабрьдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне – 1971 елда әмирлек идарәчеләре бердәм дәүләт - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оештыру турында килешү имзалый.

Бу көнне ил күләмендә тантаналы чаралар – парадлар, концертлар, ярышлар һәм күргәзмәләр үткәрәләр.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил Президенты, шәех Мөхәммәд бен Заид әл-Нахайянны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Барлыкка килү көне белән котлаган иде.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм гарәп халыкларының бердәмлеге һәм әмирлекләр үсешендә яңа чор символы булып тора. Ул шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкына бәхет, чәчәк ату һәм алгарыш теләде.

«Форсаттан файдаланып, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы үзара бәйләнеш кысаларында Татарстан-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең алга таба системалы рәвештә үсүенә ышаныч белдерәм», - диелә котлауда.

Видео: оештыручылар




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублев обыграл Басилашвили и вышел в полуфинал турнира ATP в Монпелье






Хоккей. «Локомотив» — «Металлург». Прямая трансляция: смотреть онлайн матч КХЛ

Мэр Москвы: Почти 60 московских компаний хотят присоединиться к кластеру видеоигр

Аналитики назвали самые дешевые апартаменты в границах старой Москвы

В Москве арестовали мужчину, повредившего более 20 машин