Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Идел»нең баш мөхәррире куркулар турында чарада: Алдан уйланылган сценарий юк монда

0

«Идел» яшьләр журналы Казанның «Угол» иҗат лабораториясендә куркулар турында уртак рефлексия кичәсе оештырды. «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова кичәдә алдан уйланылган сценарие булмавын билгеләде.

«Дөресен әйтәм, мин бу чараны оештырганда курыктым һәм борчылдым. Безнең төрле концертлар да, кичәләр дә үткәргән бар. Әмма бу бөтенләй башка формат. Перфоманс форматы кызыклы булып чыкты. Алдан уйланылган сценарий юк монда», — дип сөйләде «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тамашачылар кичә барышында чыгышларны колакчыннар киеп утырып тыңлады. Колакчыннрда ике төймә, шуның берсенә басканда курку хисе турында фәнни доклад яңгырады, ә икенчесенә баскач — кунаклар куркулары турында сөйләде.

Рәмзия Галимова шулай ук чараның уңышлы килеп чыгуын әйтте. «Диалог форматы да килеп чыкты. Һәр кеше үзенең нинди дә булса курку хисен уртаклаша алды. Искиткеч чара килеп чыкты, уйлаганнан да яхшырак. Халык та күп килде, димәк, без ышаныч уятканбыз», — диде ул.

Чараның режиссёры Динә Сафина булды. Кичәдә Нурбәк Батулла, Исмаил Сафиулов, Альбина Ногманова, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова, Зөләйха Камалова, Элина Ситдыйкова курку тойгылары турында сөйләде. «Идел»леләр мондый чараларны дәвам итәргә планлаштыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов признался, что российские теннисисты скучают по Кубку Дэвиса






Эксперты: Москва располагает одной из лучших в мире инфраструктур зимнего отдыха

Минфин и ЦБ подготовили проект о гарантиях для новых иностранных инвесторов

В Липецкой области трассу М-4 заметет снегом

Сергей Шнуров проиграл суд и вернул 165 млн рублей за отмененные концерты