Решетников: Россиядә инфляция Икътисади үсеш министрлыгы фаразларыннан югарырак
Икътисади үсеш министрлыгы 2025 елга инфляция 4,5 процент булыр дип фаразлый, тик «сумның төшү» траекториясе бу күрсәткечтән югарырак тора. Бу хакта министрлык башлыгы Максим Решетников белдерде дип яза «Интерфакс».
Спикер фикеренчә, төгәлрәк саннарны бары тик март-апрельдә генә белеп булачак. Шулай ук ул фаразны гына түгел, курсны да яңадан бәяләячәкләрен өстәде.
Росстат сататистикасы мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бирле Россиядә бәяләр 8,76 процентка артты. Үзәк Банк шул ук чорга бәяләр үсешен 8-8,5 процентка,ә икътисади үсеш министрлыгы – 7,3 процентка фаразлаган иде.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин моңарчы күрелмәгән санкцияләр фонында Россия икътисады үсә диде.