Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын Чаллыда Яңа ел белән котладылар
Бүген махсус хәрби операциядәгеләрнең балаларын Чаллыда Яңа ел белән котладылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.
«Синема парк» кинотеатрында «Баба Яга спасает Новый год» мультфильмын 300дән артык бала карады. Мультфильм алдыннан малайларны һәм кызларны сок һәм попкорн белән сыйладылар. Аларның барсына да бүләкләр тапшырылды. Яңа ел бүләкләре аларның әниләренә һәм әбиләренә дә бирелде.
«Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү - безнең бурыч. Без бу чара белән аларның гаиләләренә, балаларына бәйрәм рухы кертергә тырышабыз. Теләсә нинди чара, бәйрәм яңа эмоцияләр тудыра. Бу хәзерге вакытта аеруча мөһим», - диде проектның координаторы, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлеге сәяси советы әгъзасы Эдуард Фәттахов.