«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле - исемлек
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге игълан иткән иде. Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде.
«Казан утлары» редакциясе җиңүчеләр исемлеген хәбәр итте:
«Повесть» номинациясе
- Гөлнур Айзат (Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова). «Җиһаннур».
- Гөлүсә Батталова. «Могҗиза».
- Гөлинә Гыймадова. «Җилгә каршы».
- Нәбирә Гыйматдинова. «Гөлханым турында хикәят».
- Амур Хан (Амур Нур улы Фәләхов). «Бәхеткә биш адым».
- Асия Юнысова. «Җиденче качу».
«Хикәя» номинациясе
- Рабит Батулла. «Миң».
- Надия Вәлиева. «Духтыр Галия».
- Гөлнара Гыйлемханова. «Парлы бию».
- Галимҗан Гыйльманов. «Бүләккә – әти».
- Рәфкать Шаһиев. «Кычыткан ачысы».
- Равилә Шәйдуллина-Мурат. «Чәчкә таҗларында күз яше».
«Шигырь» номинациясе
(мәктәп укучылары арасында)
- Әскәр Җамалиев. «Әтидән күчкән гадәт». Казан шәһәренең 186 нчы күп профильле лицее укучысы.
- Әмир Минневәлиев. «Минем гаиләм – минем бәхет». Казан шәһәренең 7 нче интернат-лицей укучысы.
- Камил Минһаҗев. «Агроном булам мин дә». Теләче районы Баландыш урта мәктәбе укучысы.
- Чулпан Хәбибуллина. «Кунакта». Биектау районының 3 нче урта мәктәбе укучысы.
- Регина Хәсәнова. «Тормыш яме». Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4нче урта мәктәбе укучысы.
- Язгөл Садриева. «Гадел яшәргә кирәк». Актаныш районы Байсар төп белем бирү мәктәбе укучысы.