«Әлиф» иҗат төркеме Әлмәттә «Аркадаш» яңа театраль проектын башлый
Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге «Әлиф» иҗат төркеме Әлмәттә «Аркадаш» яңа театраль проектын башлап җибәрәчәк.
«Әлеге проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә. Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу», дип хәбәр итә оештыручылар.
«Аркадаш» проекты ике төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак.
Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башлана. Бу лаборатория Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов кураторлыгында Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны - Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифулла, Камил Гатаулла, Наҗия Галимованы берләштерә.
Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли.
Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк.
«Аваздаш» дип аталган икенче лаборатория төбәкнең рухи мәдәниятен өйрәнә, җирле мифларга һәм символларга мөрәҗәгать итә, ягъни кеше күңелендә чагылыш тапкан тарихи материал белән эшли. Бу лабораториядә «Әлиф» иҗат төркеме вәкилләре Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Мария һәм Марсель Нуриевлар катнаша. Лабораториянең максаты — үткән белән бүгенгене тоташтыра торган сәнгать әсәрләре иҗат итү.
Лаборатория аша иҗат ителгән әсәрләр 2025 елның көзендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылачак.
- «Аркадаш» проекты театраль тәҗрибәләр аша аерым төбәкләргә, аларның мәдәни үзенчәлекләренә игътибар биреп, Татастанның мәдәни тормышын баетуны күз уңында тота.
- Проектка «Татнефть» хәйрия фонды ярдәм итә.
- Эшне «Әлиф» иҗат төркеме оештыра.