Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бакуда татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашу булды

0

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләде, үзенең эш сәфәре программасы белән таныштырды. Алга таба ул «Шәхесләр елы»нда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2025 ел «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан ителүен билгеләп узды.

Хәзерге вакытта Азәрбайҗан Республикасында 27 меңнән артык милләттәшебез яши. Милләттәшләребезнең Азәрбайҗандагы милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү бурычын хәзерге вакытта Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге, «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Азәрбайҗандагы бүлеге хәл итә.

Шулай ук татар оешмалары вәкилләре Азәрбайҗанда эшләүче халыкара һәм чит ил оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Милләттәшләребез даими рәвештә хөкүмәт һәм хөкүмәтнеке булмаган чараларга, шулай ук башка милли оешмалар үткәргән чараларга чакырыла.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Азәрбайҗанда татар иҗтимагый берләшмәләре бербөтен булып эшли, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Эрика Андреева проиграла в парном разряде в финале турнира WTA-125 в Лиможе






В Москве появятся совершенно новые электробусы — первое фото и характеристики

Многопоколенную семью Устиновых встретили в аэропорту Якутска

«Россети» оштрафовали за нарушение срока подключения к сетям в Ленинском округе

Владимир Ефимов: В районе Вороново продолжается реконструкция здания школы № 2073