Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кайбыч хастаханәсендә балалар табибының 100 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачылды

0

Кайбычта кырык елга якын балалар табибы булып эшләгән Шәдилә Баһавиеваның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сунгатуллина яза.

Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш табиб Гөлнара Сафиуллина, медицина хезмәткәрләре катнашты. Бу чарада Шәдилә Абдулловнаның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Салих кызы, Казаннан улы Искәндәр Салихович, туганнары кайткан иде. Шулай ук педиатр белән бергә эшләгән элеккеге хезмәттәшләре дә чакырылган иде.

Шәдилә Абдулловнаны, Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, юллама буенча 1947 елда Кайбычка район педиатры итеп эшкә җибәрәләр. Ул 1985 елга кадәр балалар сәламәтлеге сагында тора.

Мемориаль такта ачылганнан соң, очрашу Кайбыч ягы музеенда дәвам итте. Анда музей директоры Илдар Шакиров тантана кунаклары өчен Шәдилә Баһавиеваның эшчәнлеге, нәселе, гаилә тарихы турында бай мәгълүмат бирде. Музейда табибның шәхси әйберләре, Мактау кәгазьләре саклана. Бу истәлекле әйберләрне балалары тапшырган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«Испанцы никогда не умирают». Циципас о том, что Бадоса победила в номинации WTA «Возвращение года»






Аутсорсинг персонала – «Преама» помогает бизнесу решать задачи эффективно

Российскую модель Савицкую похоронят на Троекуровском кладбище в Москве

Один человек пострадал в результате ДТП с участием двух автобусов в Москве

Глава Жуковского наградил юных спортсменов по итогам футбольного сезона