Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Актанышта тәрбиягә ун бала алган ханымга «Ана даны» медале тапшырылды

0

Актаныш районы Киров авылында яшәүче Венера Сабитовага Алдынгылар слетында «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Өч балалары үсеп беткәч, тәрбиягә ун бала алган Венера һәм Алмас Сабитовларны Актанышта гына түгел, республикада да яхшы беләләр, дип яза «Татарстан» журналы. Алар катнашмаган конкурс калдымы икән? (Җиңүләре дә күп). Венера ханым социаль челтәрләрдә дә актив – тормышларын күрсәтеп бара.

«Әлбәттә, бик куандык. Дөресен генә әйткәндә, «Ана даны» медален алырмын дип тә уйламадым. Кәгазь эше бик күп, җиде кат иләк аша чыгарга кирәк. Рәхмәт, дусларыма, гаиләмә. Дизайнер булып эшләүче Радмир Ахияров теләктәшлек күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Әлбәттә, Актаныш район админстрациясенең дә ярдәмен тойдык, аеруча Дания Касыймовна рәхмәт. Әйткәнемчә, документ эше бик күп, аннан башка булмый иде. Алга таба да матур итеп гомер итәргә язсын. Балаларыбыз исән-имин булып, йөзгә кызыллык китермичә, бәхетле тормышта яшәсеннәр. Барысын да алар өчен дип эшлибез бит», – дип сөйләде ул.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина опозорила топовую британку на турнире за девять миллионов долларов






Wildberries запустит новый сервис

Собянин сообщил об отражении ПВО массовой атаки беспилотников на Москву

Ƃpитaнcκaя paɜвeдκa нacтpaивaeт пpοтив Ροccии Южный Κaвκaɜ

Плакаты и открытки, которые стоят состояние – их даже можно найти дома