Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнехановның 2025 елга юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар комплексы расланды

0

Татарстан хөкүмәте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга Татарстан Дәүләт Советына юлламасын тормышка ашыру буенча комплекслы гамәлләр планын эшләде. Документ Министрлар Кабинеты карары белән расланган.

План өч блокка бүленгән 250 пункттан тора: «Гомумсәяси вазгыять», «Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү» һәм «Кешеләрне кайгырту һәм кеше капиталын үстерү».

Комплекслы гамәлләр планының беренче өлеше иң зурысы – монда 103 пункт бар, аларның күбесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә бәйле. Аерым алганда, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларын күрсәтү, ветераннарга һәм хәрбиләрнең (шул исәптән һәлак булганнарының) гаиләләренә социаль хезмәт, медицина реабилитациясе, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүгә бәйле.

Моннан тыш, бу блокка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү (һәйкәлләр ачу), яшьләр белән эшне оештыру (шул исәптән, Яшьләр сәясәте стратегиясен ясау һәм реконструкторлык фестивальләре уздыруда ярдәм), экстремизмга каршы тору (аерым алганда, яшьләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы тору өчен мәгълүмат алмашу регламентын булдыру һәм профилактик эш), Татарстан Рәисен сайлауларны оештыру һәм Кытай белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча чаралар уздыру (мәсәлән, «РОСТКИ» халыкара форумы) кертелгән.

Шушында ук Казан Богородица монастыре (Николай Тульский чиркәве дә керә) территориясендәге объектларга реставрация ясау, Казан Җәмигъ мәчете төзелешен башлау буенча мәсьәләләрен карау, туган телләр укытучылары өчен бәйгеләр, туган телләрдә диктантлар, татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадалар уздыру да кертелгән.

Комплекслы гамәлләр планының икенче, икътисад өлешендә 108 пункт бар. Аерым алганда, монда «Татнефть» компаниясенә «Параксилол-ТФК-ПЭТФ» технологик чылбырын җитештерүне оештыруда ярдәм күрсәтү һәм елына 250 мең куәтле ашлык эшкәртү комплексы төзү, еллык куәте 1,2 млн тонна булган икенче гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәрү буенча «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту, «Түбән Кама Нефтехим»да олефин комплексы төзү, «Казаноргсинтез»да полиэтилен һәм гексен-1 җитештерүне арттыру, Казанда «СИБУР» дәүләт корпорациясе НИОКР үзәген һәм бетерү Түбән Камада фәнни-укыту кампусын төзеп бетерү, Менделеевскида «Аммоний 2.0»да аммиак һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү турында сүз бара.

Моннан тыш, бу блок «Атом» электромобилен серияле җитештерә башлау, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында механик эшкәртү, агрегат һәм ахыргы җыю цехлары корпусы төзелешен төгәлләү, А1310 роботлаштырылган тапшырулар тартмасын сынау, «Ансат-М» вертолетының импортка алмаш версиясен сертификацияләү, «Ми-34М1 җиңел вертолеты җитештерүне үзләштерү һәм башкалар бар.

Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча башка чаралар да каралган, шул исәптән ярдәм чаралары алуда булышлык, сәүдәгә һәм агросәнәгать комплексы торышын яхшыртуга ярдәм, кадрлар әзерләү буенча эш (мәсәлән, грантлар бирү һәм бәйгеләр оештыру)

Өченче, социаль-сәяси өлешкә 41 пункт кертелгән. Алар арасында – социаль объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү, Әлмәт агломерациясе мастер-планын әзерләү, Татарстан районнарында яшьләр өчен экстрим-парклар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасын, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында Чулман елгасы аркылы күперне һәм Казандагы Вознесение трактының түләүле өлешенең икенче этабын төзеп бетерү, шулай ук Горький шоссесын реконструкцияләүне төгәлләү, Казан аэропортында яңа пассажир терминалын проектлау.

Моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия форумын уздыру, «Физика-математика алгарышы» республика проектын тормышка ашыру, корпоратив демография сәясәте кертү, республикадан читтә урта гасыр төрки-татар шәһәрләрен өйрәнү буенча археология экспедицияләре оештыру һәм башка чаралар планлаштырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова поднялась на одну строчку в рейтинге WTA






Путин прокомментировал ситуацию с мошенниками в России

Каждый 11-й бизнес в Москве воспользовался мерами поддержки за год

Почему соискателям не стоит постить нюдсы, что такое culture fit и чем IT-индустрия напоминает подростка

Портал Retail-Loyalty.org поздравляет с Новым Годом!