Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Айдар Метшин: Татарстан – алгарышлы юнәлешләр үсешендә терәк төбәкләрнең берсе

0

Татарстан – алгарышлы юнәлешләрне үстерүдә Россиянең ярдәмче һәм терәк төбәкләренең берсе. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин әйтте.

«Хәзер технологик карарлар, технологик үсешнең, оборона сәләтенең мөстәкыйльлеге һәм аеруча мөһим. Болар барысы да Россия Президенты Владимир Путинга бәйле, чөнки лидер эшчәнлек векторын, юнәлешен билгели», – диде парламентарий.

Аның сүзләренчә, 2024 ел җиңел булмаса да, мөһим вакыйгаларга бай булды. «Россиялеләрнең, шул исәптән Татарстан халкының һәммәсе дә моны үзе өчен билгели аладыр дип уйлыйм. Беренче чиратта, Россия Президенты, мөгаен, дөньядагы бер генә лидер да алмаган ярдәм алды, бигрәк тә катлаулы чорда. Бу бик җитди ышаныч һәм җаваплылык», – диде депутат.

Метшин сүзләренчә, чакыруларны җиңеп чыга алу дәүләт позициясе белән бәйле. «Бу катлаулы вазгыятьтә нык тору позициясе генә түгел, ә алга таба үсеш позициясе дә», – диде ул.

Бу ел махсус операция өчен тамырдан үзгәреш елы булды, диде депутат. «Хәзер бу бөтен кешегә дә көн кебек ачык. Бу хакта безнең оппонентлар да әйтә. Һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак», – дип йомгаклары ул.

Бүген, 19 декабрьдә, «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» телеканаллары, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре эфирында «Владимир Путин белән ел йомгаклары» махсус тапшыруы узачак. Узган елдагы кебек «Туры элемтә» һәм зур интервью берләштерелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч Елены Рыбакиной против Арины Соболенко






Последнее фото модели Светланы Савицкой назвали пророческим

«Новый год с наследием»: «Зима в Москве» приглашает юных горожан на спектакль

Появились фото с места крушения самолета Ан-2 на Камчатке

Вратарь гандбольного "СГАУ-Саратов" вызван в сборную России