Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин: Россия Сириягә тынычлык һәм татулык килер, дип өметләнә

0

Россия Сириядә тынычлык һәм татулык урнашыр, дип өметләнә, тик бүген ул илдә вазгыять гади түгел. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«Сез һәм сезгә хезмәт хакы түләүчеләр Сириядәге хәлләрне ниндидер өзеклек, Россиянең җиңелүе итеп күрсәтәсегез килә. Ышандырып әйтәм, бу алай түгел. Без Сириягә ун ел элек, башка илләрдә, әйтик Әфганстанда күзәтелгән террористик анклав булдырылмасын өчен килдек», – дип җавап бирде Илбашы Америка журналисты соравына.

Путин бу максатка ирешеп булганны әйтте. «Заманында Асад режимы, Хөкүмәт гаскәрләре белән сугышкан группировкалар да эчке үзгәрешләргә дучар булды. Бүген күп кенә Европа илләре, АКШның алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга теләве дә очраклы гына түгел. Әгәр алар террорчылык оешмалары икән, ник анда керәсез соң? Димәк, алар үзгәргән, шулаймы? Димәк, билгеле бер дәрәҗәдә максатка ирешелгән», – дип ассызыклады Путин.

Президент Сириядә Россия җир өсте гаскәрләре булмавын да искәртте, нибары ике база – хәрби-һава һәм хәрби-диңгез базалары гына. «Җир өсте компоненты Сириянең үзенең Кораллы Көчләреннән һәм Иран хәрби берләшмәләреннән торды. Без анда сугышмадык», – дип уртаклашты Президент Сирия кампаниясе үзенчәлекләре турында.

Моннан тыш, Путин сүзләренчә, Россия Сириядән Тегеранга 4 мең Иран сугышчысын чыгарган. Ул хәзер илдә вазгыятьне контрольдә тота торган барлык группировкалар белән мөнәсәбәтләр җайга салынганын әйтте.

«Күпчелеге безнең хәрби базаларның Сириядә калуын тели, безгә шул хакта әйтәләр. Белмим. Бу хакта уйларга кирәк, чөнки хәл итү зарури – безнең, илдә бүген һәм киләчәктә вазгыятьне контрольдә тота торган сәяси көчләр белән мөнәсәбәтләребез ничек булыр. Безнең мәнфәгатьләр туры килергә тиеш. Әгәр анда калабыз икән, димәк, без үзебез булган илнең мәнфәгатьләрендә нәрсәдер эшләргә тиеш», – диде Илбашы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Спортсмены и рекламные ролики: Джокович в пасти у крокодила, а Овечкин — доставщик пиццы






Новогодний трамвай «Татра Т3» вновь курсирует по столице

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В 2024 году Отделение СФР по Москве и Московской области назначило единое пособие родителям 370,5 тысячи детей

В Саратове здание Первого кассационного суда окончательно вернулось в госсобственность

Как объяснить ребенку, почему Дед Мороз подарил не тот подарок, который он просил: советы детского психолога