Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Путин: Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре тулы ышанычка нигезләнгән

0

Россия һәм Кытайның бер-берсенә карата эшләгән гамәлләре ике яктан да тулы ышанычка нигезләнгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«Киләсе елда Россия һәм Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тула. Бу еллар эчендә безнең мөнәсәбәтләрдә бик күп нәрсә булды, әмма соңгы ун елда мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсе һәм сыйфаты тарихыбыз дәвамында, мөгаен, беркайчан да күрелмәгәнчә булды. Һәм барыннан да элек бу үзара ышанычка бәйле», – диде Россия дәүләте башлыгы.

Путин сүзләренчә, Россия һәм Кытай бер-берсенең мәнфәгатьләренә каршы килә торган бернәрсә дә эшләми. «Кытай халкының да, Россия халкының да мәнфәгатьләренә җавап бирә торган бик күп нәрсәләр эшлибез», – диде ул.

Россия һәм Кытайның сәүдә күләме, төрле бәяләүләр буенча, 220-240 млрд доллар тәшкил итә, өстәвенә үсеш дәвам итә, дип өстәде ул. «Минемчә, үсеш 3 процент булачак. Бездә 200 млрд доллар күләмендә уртак инвестицияләр өчен 600гә якын проект бар. Бу киләчәкнең тәэмин ителүе турында сөйли», – дип ачыклык кертте Президент.

Россия Президенты сүзләренчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше булып гуманитар өлкә һәм төбәк хезмәттәшлеге тора.

«Кытай һәм Россия – Икенче бөтендөнья сугышында җиңү яулаганда бик авыр югалтуларга дучар булып, иң нык зыян күргән илләр. Без ул вакытта да бергә булдык, хәзер дә бергә. Бу дөньякүләм эшләрдә тотрыклылыкның әһәмиятле факторы», – диде ул.

Путин шулай ук Кытай лидеры Си Цзиньпинны үзенең дусты дип санавын белдерде һәм КХР журналистыннан аңа «иң яхшы сәламнәр» тапшыруын сорады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Драму Елены Рыбакиной назвали главным шоком года






В МИД России заметили признаки начала гонки вооружений

В Прикамье будут судить проводника поезда, по вине которого пострадал пассажир

Рябков: РФ готова к разным вариантам событий после инаугурации Трампа

Хороших новостей нет: "После СВО сразу же начнётся что-то другое" - Стешин