Казан мэриясе сирена тавышлары ишетелгәндә үз-үзеңне тоту тәртибен аңлатты
Казан мэриясе үз районыңда сирена тавышлары ишетелгәндә нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.
1. Тынычлык саклагыз.
2. Киенегез, биек катлы йортларның аскы катларына яки подвалларга таба төшегез.
3. Шартлау ишетелгән яккан таба барырга ярамый. Массакүләм мәгълүмат чаралары, каналлар хәбәрләре буенча, очыш булган якка бармагыз.
4. Урында ориентирлашырга булыша торган кадрларны социаль челтәрләргә урнаштырмагыз. Бу сезнең иминлек өчен мөһим.