Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин: Гаилә - җәмгыятьнең нигезе

0

Гаилә елы тәмамлана, әмма Татарстанда гаиләләргә ярдәм дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда уза торган «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатлек телемарафонда әйтте.

«Безнең илдә һәм республикада гаилә традицияләре бик көчле. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе ул, бу өй учагының җылысы, ярдәм һәм үзара ышаныч», - диде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, гаиләдә шәхес формалаша башлый.

«Бүген Татарстанда балалы 480 меңнән артык гаилә яши, шуларның 55 меңнән артыгы – күп балалы һәм узган вакыт эчендә аларның саны сизелерлек артты», - дип өстәде сәясәтче.

«Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында катнашучылар Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елына йомгак ясый. Иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 21гә кадәр студиядә туры эфирда 50дән артык гаилә һәм 100 бала була. Бу көнне тамашачылар гаилә парларының танышу тарихларын беләчәк. ТНВның туры эфирында Кыш бабайлар парады, «Татарстанның Халык Кыш бабае» конкурсы уза. Көн азагында халык тылсымчысының исеме игълан ителә. Аны «Вконтакте» социаль челтәрендә тамашачылар сайлап ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






Россиянам предлагают Mercedes-Benz AMG GT

Ужасающий инцидент с выползшей на шоссе 11-месячной девочкой. Но всё закончилось хорошо

Овчинский: В Котловке начали строить дом по программе реновации

Москвичку оштрафовали на 855 тысяч за покупку машины за наличные