Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Гөлсирин һәм Азат Абитовлар: Киләчәктә кызыбыз Сылу белән дә җырларга телибез

0

Җырчы гаилә Гөлсирин һәм Азат Абитовлар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты.

Студиягә алар кызлары Сылу белән килгәннәр. «Киләчәккә планнар бар. Азат белән генә түгел, Сылу белән дә җырсыйсы килә. Сылу җырларга ярата. Быел җырлар да өйрәнде», – диде Гөлсирин.

Алып баручылар Гөлсириннең һәрвакыт тыйнак, сабыр күренүен билгеләп үттеләр. «Тормышта да шундыймы ул?» – дип сорадылар. «Шундый ул, ләкин усаллыгы да бар. Гөлсирин үзе турында: «Мин усал, ләкин явыз усал түгел» ди, нәкъ шулай», – дип уртаклашты Азат.

Азат һәм Гөлсирин, Гөлсириннең әти-әнисе дә кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туганнарын әйттеләр. Аңа карамастан, барысы да килешеп, юл куешып яшәүләрен искәрттеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Уроженка Красноярска Мирра Андреева проиграла в полуфинале Открытого чемпионата Австралии по теннису






Смогут ли США конкурировать с Россией и Катаром на ...

Дерматовенеролог: спортпит и энергетики могут вызвать облысение

Этап самой массовой лыжной гонки страны пройдет в Северном Бутово

Топ-менеджера "Банка НБС" поместили под стражу за кражу из ячейки клиентки ₽180 млн, но в самом банке утверждают, что он ничего не крал