Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Вәлиәхмәтовлар: Тату гаиләнең сере - кирәк чакта дәшми калудадыр

0

ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында дүрт балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе катнашты.

Фәридә Төхвәтуллина тамашачыларга «Гаилә учагы» тапшыруын алып баручы буларак билгеле. Ул Татарстан гаиләләренең үзенчәлекләре турында сорауга җавап бирде. «Татарстанда яшәүче һәр гаилә – уникаль, үзенчәлекле. Съемкаларга чыгып киткәч, үзебез өчен дә күп кенә яңалыклар, гыйбрәт җыеп кайтабыз», – диде ул.

Вәлиәхмәтовлар Мәликә, Зәринә, Нурсолтан, Нурсәет исемле балалар тәрбияләп үстерә. «Һәр якшәмбе җыенып, машинага төялеп, дәү әниләренә авылга кайтабыз», – дип бергә эшләр башкаруын, аннары бергә ял итүләрен әйттеләр. Илшат Вәлиәхмәтов балаларының спорт белән шөгыльләнүе турында әйтеп үтте.

Фәридә Вәлиәхмәтова тату гаиләнең серен ачты. «Тормыш ул диңгез сыман. Диңгезнең чайкалган вакыты да була. Нәрсәгәдер ачу чыккан чаклар, сабырлыклар җуелган мизгелләр дә була. Шундый чакта я мин, я әтисе дәшми калудадыр дип уйлыйм», – диде Фәридә Вәлиәхмәтова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Соболенко — третий год подряд в финале в Австралии. Арина подобралась к величию Граф и Селеш






Петербургским реставраторам удалось вернуть лицо Павлу III

Этап самой массовой лыжной гонки страны пройдет в Северном Бутово

Сегодня мы вспоминаем очередную годовщину гонений на казачество в России. Десятки тысяч наших предков, казаков, атаманов и героев сложили свои головы в этой страшной братоубийственной смуте

Путин: Заграничные филиалы МГУ — ключевые оплоты русского образования