Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Чернышенко: 2025 елның апреленнән мигрантларның балалары рус теленнән тест бирә башлый

0

Киләсе 2025 елның 1 апреленнән бөтен Россиядә мигрантларның балаларын мәктәпкә кабул итү өчен рус теленнән тест уздыра башлаячаклар. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ил Хөкүмәте башлыгы урынбасары сүзләренчә, хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) методик материаллар һәм тестлау системаларын һәм бәяләү критерийларын әзерләү эшен тәмамлый, чөнки «төрле сыйныфлар өчен төрле дәрәҗәдә тестлаштыру таләп ителәчәк».

Россия мәктәпләренә бер елда 155 меңгә якын мигрант баласы укырга килә, диде Чернышенко.

Моңарчы РФ Дәүләт Думасы чит ил гражданнарының рус телен белмәүче балаларын мәктәпләргә кабул итүне тыючы закон кабул итте.

Шул ук вакытта Казанда мигрантларның балалары өчен рус телен өйрәнү курслары барлыкка килергә мөмкин. Алар булачак беренче сыйныф укучылары өчен генә түгел, өлкәнрәк балалар өчен дә булыр, дип планлаштырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). Финал. Оже-Альяссим встретится с Кордой






Мэр Москвы: центры услуг для бизнеса работают по всему городу

Московские поисковики открыли полевой сезон 2025 года в Тверской области

Собянин: станцию «Крымская» украсят барельефом с подсветкой в форме полуострова

Mash: Ресторан дочери Валерия Меладзе разорился и закрылся в Москве