Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Казаннан Екатеринбургка кадәр М12 участогы 2025 елның төп юлы дип аталды

0

М12 трассасының Казаннан Екатеринбургка кадәрге «Көнчыгыш» участогы 2025 елның төп юлы булачак. Бу хакта автомобиль эксперты Игорь Моржаретто белдерде. NEWS.ru басмасы шул хакта яза.

«Ике участок шушы көннәрдә генә тапшырылды. 2025 елда, якынча июньдә, Екатеринбургка кадәр трасса буенча хәрәкәт башланачак. Һәм шул вакытта бездә Мәскәүдән Казан аша Екатеринбургка кадәр тизйөрешле трасса булачак», - диде белгеч.

«Бу якынча 1600 километр озынлыктагы юл була. Ә 2026 елда аны Төмәнгә кадәр дә җиткерәчәкләр», - дип ачыклык кертте ул.

РФ Президенты Владимир Путин якшәмбе, 22 декабрьдә, Татарстанда Чулман елгасы аша күпер белән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлны, шулай ук Санкт-Петербургта, Мәскәү өлкәсендә, Башкортстанда һәм Краснодар краенда башка юл объектларын ачты.

Чаллыны һәм Түбән Каманы әйләнеп уза торган 80 чакрым озынлыктагы юлларны төзүгә 2022 елда керештеләр. Трасса «имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төзелгән. Башкортстанда берничә торак пунктны 65 чакрым әйләнеп уза торган юл белән беррәттән, ул М12 трассасының бер өлеше булып тора, аны Екатеринбургка кадәр озайтачаклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Надаль приехал на молодежный итоговый турнир ATP в Джидде






Суд на 2,5 месяца продлил арест экс-сенатору Совфеда Савельеву

Путин призвал продвигать победу над нацизмом в 1945 году как общемировую ценность

В Калуге подвели итоги конкурса «Ёлочка ГАИ»

Собянин: темпы строительства по реновации в Москве возрастут