Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Татарстанда унбишенче тапкыр «Ислам. Беренче адымнар» курслары ачыла

0

Татарстан Диния нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның чираттагы сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Алдагы 15 нче агым Рамазан ае алдыннан ачыла. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Белем алучылар 8 дәрестә (атнага бер дәрес) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче кереш дәрес 25 гыйнварга билгеләнгән: ул Габдулла Тукай, 38 йорт адресы буенча Нәзарәт бинасында узачак. Дәресләр атнага бер тапкыр иртәнге сәгать тугыздан төшке уникегә кадәр Нәзарәт бинасында һәм Казан мәчетләрендә уза.

Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләам тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.

Укулар татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. «Ислам. Беренче адымнар»ның унбишенче агымы 15 мартта, Рамазан аеның 15 нче көнендә ифтар мәҗлесе һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана.

Катнашу өчен 24 гыйнварга кадәр https://muslimmol.ru/school сылтамасы буенча теркәлү яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтырату зарур.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Australian Open. 12 января. Турнир начнут Котов, Зверев, Рууд, Мирра Андреева, Павлюченкова, Потапова, Блинкова, Соболенко






Полузащитник "Локомотива" Карпукас заявил, что ему понравилось в США

Полный парад планет: когда и как наблюдать уникальное астрономическое явление

Поели пончиков и уехали на троллейбусе: Кудрявцева устроила дочери и мужу бюджетные выходные

В России сформирован федеральный оперативный штаб ...