Казахстанда һәлакәткә юлыккан очкычта 16 Россия кешесе булган
Казахстанда һәлакәткә юлыккан самолетта Россиянең 16 гражданины булган. Бу хакта Казахстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, очкычта 62 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Алар арасында 25 кеше исән калган дип фаразлана, шуларның 22сен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматка ачыклык кертелә.
Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә юлыккан. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Очкычның Бакудан Грозныйга юл тотышы булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, кошлар көтүенә бәрелгәннән соң һава судносы командиры запас аэродромга – Актауга төшәргә карар кылган. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләре бара.
РБК Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Актау янында һәлакәткә юлыккан самолетта исән калучылар саны 28 кешегә җиткән.