Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

«Ак Барс» Минск шәһәренең «Динамо» командасына оттырды

0

«Ак Барс» Минск шәһәренең «Динамо»сына оттырды. Уен Минск бозында үтте. Белоруссия командасы Казан хоккейчылары капкасына берничә мәртәбә алка кертте, «Ак Барс» спортчылары көндәш командага җавап бирә алмады.

Инде беренче периодта ук «барслар»га өч алка керттеләр. Минск командасында Брэйди Лайл, Илья Усов һәм Сэм Энас аеруча нәтиҗәле уен күрсәтте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» тренерлык штабы капкада Тимур Билаловны калдырырга карар кылды һәм ялгышты. Икенче егерме минутлыкның башында ук боз хуҗалары үзләренең өстенлеген ныгытты – дүртенче алканы кертте. Билалов капкасына алканы Даниил Липский тиз контратакада сул түгәрәктән атты. Аннары Вадим Мороз бишенчесен дә кертте. Әлеге алкадан соң гына тренерлар Әмир Мифтаховны чыгарырга карар кылды.

Өченче периодта командалар кагыйдә бозган өчен билгеләнгән буллитлар белән алмашты. Энас үзенең мөмкинлеген тормышка ашыра алмаса, Александр Барабанов исә Василий Демченко капкасына алка кертә алды – 5:1.

«Динамо» Мн – «Ак Барс» – 5:1 (3:0, 2:0, 0:1)

1:0 – Лайл (Пинчук, Энәс, 09:15)

2:0 – Усов (Липский, 10:13)

3:0 – Энас (Пинчук, 16:37)

4:0 – Липский (33:20)

5:0 – Мороз (Шипачев, Гросс, 34:11)

5:1 – Барабанов (52:52, ШБ)




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович не предоставил доказательств того, что его отравили в Австралии






В Челябинской области начало января выдалось аномально тёплым

В новогодние праздники врачи Сортавальской ЦРБ оказывали помощь не только россиянам, но и иностранным гостям

Сколько нужно получать в месяц для максимальной пенсии рассказали воронежцам

Юра Борисов покоряет Голливуд