Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Хөснуллин Миңнехановка проектларны башкарганда Татарстанның активлыгы өчен рәхмәт әйтте

0

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук бу өлкәдә активлык өчен сәясәтче Чечня Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Адыгея Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы һәм Пенза өлкәсе җитәкчеләрен мактады. ТАСС шул хакта яза.

«Төбәк башлыкларына актив эш алып барылганы өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Хөснуллин.

Спикер өстәп әйткәнчә, югарыда искә алынган төбәкләр ел нәтиҗәләре буенча «яшел зона»да булган.

Йомгаклау штабында Хөснуллин шулай ук, барлык авырлыкларга карамастан, төзелеш тармагы 2024 елны шактый яхшы тәмамлый, дип билгеләп үтте.

Спикер илкүләм проектлар буенча эшләргә аерым тукталды.

«Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектлары буенча эшне югары күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Ел нәтиҗәләре буенча 105 млн кв.метрдан да ким булмаган торак файдалануга тапшырылачагын, 139 млн кв. метрга якын асфальт-бетон салыначагын күрәбез. Ел дәвамында штаб эшендә төбәкләрнең федераль һәм илкүләм проектларны һәм программаларны үтәвенә, инфраструктура проектларын бюджет һәм махсус казначылык кредитлары, Илкүләм муллык фонды акчасы хисабына гамәлгә ашыруга, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм юл эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Быел Чечня Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Адыгея Республикасы, Төньяк Осетия - Алания Республикасы, Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы программаларны гамәлгә ашыру буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шулай ук Оренбург һәм Амур өлкәләренең дә күрсәткечләре югары», – диде ул, һәр төбәкнең эшен билгеләп.

Хөснуллин шулай ук искәрткәнчә, киләсе елда хакимият «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча эшли башлый, аның кысаларында 2030 елга кадәр эшнең төп өстенлекләре билгеләнгән.

«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, җәмәгать транспортын яңарту һәм тулаем территорияләрне комплекслы үстерү төп юнәлешләрнең берсе була. Штабның барлык әгъзаларына да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә! Без бер коллектив булып эшлибез һәм күпсанлы стратегик чишелешләр табабыз. Гомумән алганда, без барлык бурычларны үти алдык һәм илдә кешеләрнең тормышы мөмкин кадәр яхшырсын өчен барысын да эшләвебезне дәвам итәчәкбез», - диде Хөснуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Рублёв признался, что пережил депрессию после поражения на Уимблдоне-2024






Пенсионные баллы в 2025 году: сколько стоят, как их рассчитать и получить

СЕНСАЦИЯ: В МИРЕ МОГУТ ВКЛЮЧИТЬ ЛИБО ОТКЛЮЧИТЬ ЛЮБЫЕ СЕГМЕНТЫ МИРА; В ЛЮБЫХ МИРАХ; ПРОГРАММНЫМИ ТЕХНОЛОГИЯМИ. НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Поклонская выступила за чистоту природы

песни типа мейби меби мозгов денег нет все сосут и еще как если ты тоже не губашлеп соси раз не дурак