Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Нурлатта концерт-марафонда хәрбиләргә ярдәм итеп 100 мең сум җыйганнар

0

Татарстан Нурлат муниципаль районының Каравыл Тавы авылында хәйрия концерты-марафонында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп 100 мең сум акча җыйганнар.

Чараны Светлана һәм Владимир Алиповлар оештырды. Махсус операция башланганнан бирле районда волонтерлык эшчәнлеген җәелдергән гаилә бу юлы да бик тырышты. Концертта катнашучыларның барысы да аның патриотик булуын билгеләп үтте, авыл халкы кабат халык бердәмлегенең көчен күрсәтте.

«Без бит бөек якташыбыз Советлар Союзы Герое Анатолий Иванович Кузнецовның нәселеннән, димәк, аның лаеклы дәвамчылары булырга тиеш. Якташларыма мондый чара үткәрергә тәкъдим иттем, рәхмәт, барысы да хуплады, беркем дә баш тартмады. Аны концерт-марафон форматында уздырырга булдык, башка торак пунктлар да ярдәм итеп, үзләрендә дә шундыйларны оештырсыннар иде», – диде активист.

Каравыл Тавы халкы катнашкан концерт бик күңелле булды. Биредә патриотик җырлар, үзләре иҗат иткән шигырьләр яңгырады, укучылар биеде, экраннан солдатларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында видеороликлар чыкты, фойеда патриотик рәсемнәр күргәзмәсе эшләде, шулай ук солдат боткасы белән сыйланырга мөмкин иде.

Әлбәттә, бу чара бүләкләүгә дә бай булды: Светлана һәм Владимир Алиповлар район волонтерларына, яшь патриотларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Кыскасы, тылда Җиңүне якынайтырга ярдәм итүчеләр, гуманитар сәфәрләр оештыручылар бүләкләнде. Бу көнне анда махсус хәрби операциядә катнашучысы Геннадий Наумов аерым сүзләргә лаек булды, ул яраланып кайткан..

«Безнең концерт-марафонның төп максаты хәрбиләргә ярдәм итү өчен акча җыю иде. Уртак көч белән 100 мең сум җыйдылар, аларны шунда ук «Хәрби туганлык» вәкилләренә тапшырдылар, — диде Светлана Алипова.

Чара патриотик нотада тәмамланды: катнашучылар кулларына Россия триколоры тотып, «Вперёд, Россия!» җырын башкарды.

Алиповларның игелекле эшләре моның белән генә тәмамланмый: Яңа ел алдыннан алар, битараф булмаган нурлатлыларны тагын бер кат туплап, Лутугино балалар йортына 200 татлы бүләк, яңа киемнәр, юрган, мендәр һәм башка бик күп нәрсәләр җибәрәләр.

Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Ләйсән Галиева катнашында әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). Финал. Оже-Альяссим встретится с Кордой






СЕНСАЦИЯ: В МИРЕ МОГУТ ВКЛЮЧИТЬ ЛИБО ОТКЛЮЧИТЬ ЛЮБЫЕ СЕГМЕНТЫ МИРА; В ЛЮБЫХ МИРАХ; ПРОГРАММНЫМИ ТЕХНОЛОГИЯМИ. НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Любители горячительных напитков остались трезветь на вокзалах Карелии — их высадили из поездов дальнего следования

Хирурга Лонскую оставили под домашним арестом после неудачной операции жене раввина Бороды

Модель Елена Перминова воссоединилась с семьей после поездки в Мексику